Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар Кадер кичәсен көтеп алды

Рамазан аеның соңгы көннәре якынлаша. Бүген мөбарәк кичәләрнең берсе - Кадер кичәсе билгеләп үтелә. Районыбыз имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин әлеге кичәнең олылыгын, асылын тагын бер кат аңлатты:

- Кадер төне кайчан соң ул? Аны кайсы төннән эзләргә? Кайбер галимнәр әйтә: ул - Рамазанның 21нче, икенчеләре - 23нче, өченчеләре - 25нче, ә күпчелек галимнәр 27нче төнендә, диләр. Пәйгамбәребез (сгв): "Кадер кичәсен Рамазанның ахыргы ун төненең так төннәрендә эзләгез", - диде. Быел без бәйрәм буларак Кадер кичәсен 23 июльдә бәйрәм итәбез.

Кадер дигән сүз - ул кодрәт дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе - тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Кадер төне мең айдан да кадерлерәк. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Рәсүлебез (сгв) әйтә: «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», - ди.

Кадер төненең үзенә генә хас булган галәмәтләре бар. Ул башка төннәрдән аермалы буларак, яктырак, нурлырак булыр. Кадер төне бик тыныч, җилсез, матур, имин булыр. Ул төнне артык эссе, я артык салкын да булмас. Җирлектәге табигать күрсәткечләренең уртачасы булыр. Кадер кичәсендә йолдызлар да атылмас. Кадер кичәсеннән соң килгән көннең кояшы артык якты булмас, чөнки ул көнне шайтанга кояш белән бергә торырга мөмкин булмас. Йә Раббым, безнең Пәйгамбәребез (сгв) зур тырышлыклар куйган кичәләрдә безгә дә уяу торып, гомеребезне заяга уздырмыйча, Кадер кичәләренә гафил булмыйча, Раббыбыздан безгә бирелгән бу форсатлардан файдаланып, бу рәхмәтләрен кулланып, Аллаһның рәхмәтенә ирешергә насыйп итсәң иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар Кадер кичәсен көтеп алды