Кырымның Черноморски районының Межводный бистәсендә "Алтын мәйдан" Халыкара фестиваль-бәйгесе ачылды.
Әлеге фестивальдә Кече Мәме авылының "Палан" чуваш фольклор ансамбле дә катнаша. Алар Кырымга мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова җитәкчелегендә китте. Фестиваль 17-27 август көннәрендә уза. Фестиваль «Алтын мәйдан" интернациональ проекты кысаларында үткәрелә. Бу проектка этник сәнгатьнең "АМ-Эльбрус" Халыкара фестивале, "АМ-Татарстан" дөнья мәдәнияте фестивале, сәнгать буенча "Ам-Якутия" Халыкара бәйгесе керә. Анда Татарстаннан тыш, Казахстан, Якутия, Тыва, Бурятия, Удмуртия, Мари Иле, Чуашстан, Башкортстан, барлыгы 32 төбәктән иҗат коллективлары катнаша. Фестиваль кысаларында мастер-класслар, диңгез буенда Сабантуй уза, кичен этно-дискотекалар каралган. "Алтын мәйдан" фестивалендә төрле милләт халыкларының бердәмлеге, дуслыгы ачык чагыла.
Нет комментариев