Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар Олимпиаданы карыйлар

Спорт яратучылар яхшы белә: 7 февральдә Сочи шәһәрендә ХХII Олимпия уеннары башланып китте. Медальләрнең күпчелеге үз хуҗаларын тапты инде. "Кайбыч таңнары"н укучылар Олимпиада яңалыклары белән танышып барамы икән соң? Без аларга шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Галина Кашарина, Ульянково:

Олимпиаданы ачу тантанасын тормыш иптәшем белән телевизордан карадык. Кырык мең кешегә исәпләнгән "Фишт" стадионында тамашачыларның күп­леге гаҗәпкә калдырды. Олимпия утын яндыручылар арасында без яшь чакта аеруча сокланган Ирина Роднина белән Владислав Третьяков булуына да шатландым. Тимераякта фигуралы шуучыларны кызыксынып карыйм. Мәскәүдә узган җәйге Олимпиданы да яхшы хәтерлим, ул чакта миңа унҗиде яшь иде. Ә Сочи шәһәре мине үзенең матурлыгы белән сокландыра.

Ирек Гобәев, Кече Кайбыч:

Олимпиада да катнашучы спортчыларның чыгышларын карап барырга тырышам. Миңа бигрәк тә спортның фристайл, фигуралы шуу төрләре ошый. Россия фигуристларының алтын медаль яулавына шатланам. Дөнья аренасында да аларга тиңләшерлек спортчылар юк, дип уйлыйм. Олимпиада ачылышы матур булды.

Ленар Баһавиев, Мөрәле:
Кызганыч, Олимпиаданы ачу тантанасын карый алмадым. Мәдәният хезмәткәре бит мин, күбрәк кичке сәгатьләрдә эшләргә туры килә. Ярышларны карап барырга тырышам, алар өчен җан атып утырам. Безнең спортчылар ышанычыбызны аклар һәм медальләрне күп яулар, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар Олимпиаданы карыйлар