Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар “Яшел Россия” акциясендә катнаша

30 августта ил күләмендә "Яшел Россия" дигән акция үткәрелә. Россия шәһәрләре һәм төбәкләренең экологик хәлен яхшыртуны күздә тоткан бу чарада кайбычлылар да актив катнаша.

Әлеге экологик акциянең максаты - туган җиребезне тагын да матурлау, гөлбакчага әйләндерү. Безнең Кайбыч районында экологик мәсьәләләргә аеруча зур игътибар бирелүен барыбыз да тоя. Агач утырту, санитар чистарту өмәләре әледән-әле үткәрелә. Әле алай гына да түгел, Олы Кайбыч урамнары хәзер чәчәкләргә төренде. Баганаларга да петуния чәчәкләре утыртылган вазалар эленде. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та Кайбычка килгәч, ул чәчәкләрнең тирә-юнебезгә ямь биреп утыруына, районыбызның төзек-чиста булуына игътибар итте. Ә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин киләчәктә барлык авыл җирлекләрен дә шулай чәчәкләргә төрү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар “Яшел Россия” акциясендә катнаша