Кайбычлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
Бүген, 26 сентябрьдә, Россиядә Халыкара бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Аны "Россия юристлары ассоциациясе" гомумроссия җәмәгатьчелек оешмасы оештыра.
Юридик ярдәм алырга теләүчеләр Кайбычта "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә ала. Сезне 8.00-11.00 сәгатьтә нотариус Ирек Гафуров, 11.00-14.00 сәгатьтә - адвокат Ильяс Гыйсмәтуллин, 14.00-16.00 сәгатьтә прокуратура хезмәткәре кабул итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев