Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлыларны АЗСтагы бензин сыйфаты канәгатьләндерәме ?

Автомобиль йөртүчеләр фикеренчә, бензинның начар сыйфатлы булуы техниканың тиз эштән чыгуына сәбәпче булырга мөмкин. Әнә шуңа да заправка станцияләрендә әледән-әле тикшерүләр үткәрелә. Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгының сыйфатын ачыклау максатында игълан ителгән айлык кысаларында без дә үзебездәге заправкага бардык, машина йөртүчеләрнең дә фикерләрен тыңлап кайттык.

- Без үзебез шәһәрдә яшибез, ялларда авылга әти-әни янына кайтабыз. Казанда да, юлда да машинама гел бер фирманың гына бензинын салам, башка ягулык салу станцияләреннән бензин сатып алмаска тырышам,- диде Олы Кайбыч янындагы ягулык салу станциясе кассасында чират торучы Фәнис Гайнуллин. - Бүген дә Казанга китешли монда тукталдым, ягулыкның сыйфатлы булуына өметләнәм.

Автомобиль йөртүчеләр күпме булса, фикерләр дә шул кадәр. Араларында бензинның яисә дизель ягулыгының сыйфатына дәгъва белдерүчеләр дә бар, әмма тикшерү нәтиҗәләре киресен раслый.

- Бездәге ягулыкның сыйфаты ай саен тикшерелә, әлегә ГОСТ таләпләрен бозу очраклары ачыкланганы юк, - дип ышандыра өлкән инспектор вазифаларын башкаручы Рушан Садыйков. - Безнең станция тикшерү узган бензин, дизель ягулыгы белән тәэмин ителә, шуңа да аның сыйфаты өчен борчылмаска да мөмкин. Тәкъдимнәр һәм шикаятьләр китабының битләренә берни язылмавы да шуны раслый.

Әлеге АЗСта ике төрле маркадагы бензин сатыла: 4 класслы 92ле, 3 класслы 80ле бензин һәм 5 класслы дизель ягулыгы. "Сездә 95ле бензин юкмы әллә? - дип кызыксындым мин инспектордан.

- Элегрәк бу төр бензинны да сата идек, әмма аңа ихтыяҗ юк дәрәҗәсендә. Безнең шоферлар аны бик салмый, шуңа да кайтартуны вакытлыча туктаттык, - дип җавап бирде оператор.

Бу юлы заправкада дәгъвалар ишетергә туры килмәде: журналист белән ачыктан-ачык сөйләшергә теләмәделәрме, әллә инде ягулыкның сыйфаты дөрестән дә яхшырдымы. Бензин сыйфатына сүз тидерү яхшылыктан яманлык эзләү генә ул, дип саный чит ил машинасында йөрүче Фәргать Хикмәтуллин.

- Мин машинада ничә еллар йөрим инде, бензинның бер тапкыр да сынатканы булмады. Гадәттә гел үзебездәге шушы заправкага тукталам. Бензин начар, машинам эштән чыгып бетә инде дип зарланучылар үзләре техника белән идарә итә белми, - диде ул.

Бер оешмада шофер булып эшләүче Рафис Насыйров та шул фикердә:

- Шәхсән мине Кайбыч заправкасындагы бензинның сыйфаты канәгатьләндерә. Дөрес, трассада, шәһәрләрдә заправкалар бихисап, шуңа да сайлап алу мөмкинлеге зуррак. Әмма аларның күбесендә бәяләр гел уйнап тора, - дип саный ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлыларны АЗСтагы бензин сыйфаты канәгатьләндерәме