Кайбычлыларны Ураза бәйрәмендә өстәмә ял көтә
Татарстанда яшәүчеләр июль аенда бер көн ял итәчәк - 28 июльдә Ураза бәйрәме була.
Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе һәм Татарстанның "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында" гы законы нигезендә Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көне булып тора. Бәйрәм үткәрү датасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Указы белән билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев