Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлыларны ялган Казахстан аракысын сатып алудан сакланырга өндиләр

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзәндәге территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгече Анна Гыйләҗева хәбәр иткәнчә, Казахстаннан кертелгән ялган алкоголь продукциясе сату очраклары ешайган.

Контроль-инспекция бүлеге белгечләре Чүпрәле районындагы полиция хезмәткәрләре белән берлектә шушы районда тикшерү уздырган. Чүпрәленең Ульян каласына чиктәш авылларында үткәрелгән тикшерү вакытында шундый ике күренешкә тап булганнар.

Агымдагы елның февралендә Цивильск-Ульяновск автомобиль юлында бер машинаны тоткарлыйлар. Тикшерү вакытында анда тиешле маркировкасы һәм мәгълүматлары булмаган алкоголь продукциясе табылган. Әлеге машинадагы 48 шешә аракы һәм биш литрлы 12 канистрдагы спиртлы эчемлекнең кайда җитештерелүе турында бер документ та булмый. Икенче очрак та нәкъ шушы юлда теркәлгән. Тикшерүчеләр хатын-кыз идарә иткән бу машинадан Казахстанда җитештерелгән 24 шешә аракы таба.

- Тикшерү күрсәткәнчә, бу спиртлы эчемлекләрнең бәясе кыйммәт түгел, шуңа да аңа кызыгалар. Кайбер эшмәкәрләр форсаттан файдаланып, акча эшләп калырга тырыша. Әмма еш кына Казахстан аракысы дип, ялган, кеше гомере өчен куркыныч аракы саталар. Алдана күрмәгез, андый очракка тап булсагыз, тиешле органнарга хәбәр бирегез, - дип сатып алучыларны кисәтә Анна Гыйләҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлыларны ялган Казахстан аракысын сатып алудан сакланырга өндиләр

2
X