Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның ай-ти чемпионнары Казанга барды

23 декабрьдә Казанда республика күләмендә уздырылган «IT-чемпион» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу бәйге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм тәкъдиме буенча уздырыла. Аның максаты - халык арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру, шулай ук укучыларны IT-мәгариф нигезләре белән таныштыру.

Җиңүчеләрне "Иң актив мәктәп" һәм "Иң актив укучы" номинацияләре буенча билгеләделәр. Беренчесендә Олы Кайбыч мәктәбе беренче урынны яулады. Коллективка интерактив җиһаз сатып алу өчен сертификат бирелде. Олы Кайбыч мәктәбеннән Арина Макарова һәм Инзилә Шаһиәхмәтова, Бәрлебаш мәктәбеннән Салават Рәхмәтуллин да бәйгенең җиңүчеләре булды. Аларга бүләккә ноутбук бирелде. Арина - иң күп балл җыючыларның берсе иде. Аңа бүләкне Президент үзе тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев