Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның иң оста савымчысы һәм иң яхшы ясалма орлыкландыру технологы билгеле

Хуҗа Хәсәндәге җәйге лагерьда савымчылар һәм ясалма орлыкландыру технологларының район бәйгесе булды. 22 нче мәртәбә оештырылучы әлеге бәйгедә районыбызның барлык хуҗалыкларыннан 25 савымчы һәм 22 ясалма орлыкландыру технологы катнашты. Савымчылар арасында беренче урынны Хуҗа Хәсәннән Мария Таймасова яулады. Икенче-өченче урыннарда - Багайдан Тамара Шулаева һәм Бәрлебашыннан Илгиз Борһанов. Малларны ясалма...

Хуҗа Хәсәндәге җәйге лагерьда савымчылар һәм ясалма орлыкландыру технологларының район бәйгесе булды.

22 нче мәртәбә оештырылучы әлеге бәйгедә районыбызның барлык хуҗалыкларыннан 25 савымчы һәм 22 ясалма орлыкландыру технологы катнашты. Савымчылар арасында беренче урынны Хуҗа Хәсәннән Мария Таймасова яулады. Икенче-өченче урыннарда - Багайдан Тамара Шулаева һәм Бәрлебашыннан Илгиз Борһанов. Малларны ясалма орлыкландыру технологлары арасында җиңүче - Борындыктан Мәдинә Миңгалиева. Олы Тәрбиттән Светлана Кошкина белән Симәкидән Ирина Хикмәтуллина - икенче-өченче урыннарда. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды. Беренче урынны яулаучылар республикакүләм бәйгедә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның иң оста савымчысы һәм иң яхшы ясалма орлыкландыру технологы билгеле