Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның Яңа ел бәйрәменә бизәлешенә Президент аппараты һәм Иҗтимагый палата вәкилләре бәя бирә

Кайбычка Президент Аппаратыннан безнең районга куратор итеп билгеләнгән Айдар Сәхибуллин, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, яраткан артисткабыз Гөлсем Исәнгулова килде.

Алар Кайбычның Яңа елга бизәлеше белән танышты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев белән берлектә Олы Кайбыч мәктәбендә, район үзәк сырхауханәсендә дә булдылар, Кайбычтагы оешма-предприятиеләр янында кардан ясалган фигуралар белән танышып чыктылар. Алар Кайбычның матурлыгына соклануларын белдерде.
Быел муниципаль районнар арасында да Яңа елга район, авылларны иң матур
бизәүчеләргә бәйге игълан ителде. Казан кунаклары Кайбычка бәя бирергә килде дә инде. Махсус комиссия республиканың барлык шәһәр-районнарында да йөреп чыгачак. "Кичке Кайбыч аеруча матур. Шуңа да без комиссиягә кичке күренешләрне үз эченә алган фотоальбом да тәкъдим иттек",- диде Рәмис Хәялиев.
Конкурс өч номинациядә уза. Беренче урынны алучы районга 1 миллион сум, икенче урынга-500, өченче урынга 250 мең сум акча каралган. Конкурс 30 декабрьдән 1 февральгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның Яңа ел бәйрәменә бизәлешенә Президент аппараты һәм Иҗтимагый палата вәкилләре бәя бирә