Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның яшь бадминтончылары республика бәйгесендә беренче урынны яулады

Районыбызның яшь спортчылары бадминтон буенча җиңү арты җиңү яулый. Республиканының Бадминтон федерациясе 1-2 июнь көннәрендә Сабада Татарстанның бадминтон буенча өметләре" дип исемләнгән шәхси-команда беренчелегенә ярыш үткәрде.

Татарстан тарихында әле беренче генә тапкыр үт­кәрелгән бу ярышта бадминтон буенча республиканың иң көчле командалары үзара көч сынашты. Бәйге ике яшь төркемендә - 2003-2004 елгылар, 2005 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында барды.

- Кайбычлылар әлеге ярышка бик ныклап әзерләнде. Нәтиҗәдә, безнең команда, алдагы ярышларда республикада үз­ләрен иң көчлесе итеп таныткан Саба, Алексеевский районнары командаларыннан да өстен чыгып, беренче турнирның беренче җиңүчеләре булды, - дип куанычы бе­лән уртаклашты район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов.

Ярышта Борындык төп мәктәбеннән - 7, Федоровское урта мәктә­бен­нән - 4, Иске Чәчкаб төп мәктәбеннән - 2, Мөрәле төп мәктәбеннән 1 укучы катнашты. Гомуми команда җиңүенә Адилә Хөс­нул­лина - 2 алтын, 1 көмеш, Гөлнара Федотова - 2 алтын, 1 көмеш, Диана Гобәйдуллина - 2 алтын, Полина Григорьева - берәр алтын, кө­меш, бронза, Гүзәл Хәй­руллина - берәр алтын, бронза, Рияз Гыймадиев - 1 алтын, 2 көмеш медаль отып, үзләреннән зур өлеш кертте.

Ярыш барган көннәрдә туган көннәрен билгеләп үткән Иске Чәчкабтан игезәкләр Ранис һәм Рамил Гаттаровлар, Борындыктан Диана Гобәйдуллина Бадминтон федерациясенең махсус бүлә­генә лаек булды.

Яшь спортчыларга килә­чәк ярышларда да уңышлар теләп калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның яшь бадминтончылары республика бәйгесендә беренче урынны яулады