Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта 16 августта халык җыены уза

"Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстанның барлык район һәм шәһәрләрендә халык җыеннары уздыра. Безнең районда халык җыены, "Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Кайбыч җирле бүлекчәсендәге сайлау штабы җитәкчесе Рәмилә Айзатуллова белдергәнчә, 16 августта узар дип планлаштырыла.

Җыеннарның төп максаты - халыкның сорауларын, проблемаларын ачыклау, шулай ук алардан үзләре яшәгән җирлекне һәм, гомумән алганда, республикабызны үстерү буенча тәкъдимнәр дә ишетү. Шушы җыеннарда яңгыраган барлык сорау-тәкъдимнәр "Бердәм Россия" сәяси партиясенең алдагы биш елга исәпләнгән программасына кертеләчәк.

Хәтерегездә булса, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының йомгаклау утырышында республика халкының үсеш планы төзүдә катнашырга мөмкинлеге булырга тиеш һәм бу бигрәк тә җирле территорияләргә кагыла, дип белдергән иде.

Күргәнегезчә, мондый мөмкинлек булдырыла. 16 августта Олы Кайбыч мәдәният йортына килеп, сорау-тәкъдимнәрегезне җиткерә аласыз. Бу хакта әле газетабызның алдагы саннарында кабат хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта 16 августта халык җыены уза