Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта 50 шәхси эшмәкәрнең Пенсия фондына миллион ярым сумга бурычлары бар

Пенсия фонды идарәсе һәм суд приставлары хезмәте 12 майдан 11 июньгә кадәр уртак акция үткәрде. Әлеге акция шәхси эшмәкәрләрнең бурычларын түләттерүгә юнәлдерелгән иде.

Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, 50 шәхси эшмәкәрнең, шул исәптән учеттан төшкән 41 кешенең Пенсия фондына страховой взнослар түләү буенча бурычлары бар. Әлеге сумма миллион ярымга кадәр җиткән. Рейд вакытында бурычлыларның милкенә арест салынган. Бүгенге көнгә аларның кайберләре бурычларын тулысынча, икенчеләре өлешчә түләгән, кайсылары якын арада түләргә җыена. Әҗәтлеләрнең прописка буенча яшәмәве хезмәткәрләргә өстәмә кыенлыклар тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта 50 шәхси эшмәкәрнең Пенсия фондына миллион ярым сумга бурычлары бар