Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта август киңәшмәләре кысаларында секция утырышлары башланып китте

Пленар утырыш 27 августта район мәдәният йортында уза.

Дүшәмбе көнне барлык мәктәп директорлары катнашында узган утырышта 2013-2014 елгы уку елына эш планы, мәгариф өлкәсендә Сингапур проектын куллану, федераль дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру шартларында дини мәдәният нигезләре курсларының әһәмияте, белем бирүнең сыйфатын арттыру хакында фикер алыштылар. Анда мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров һәм мәгълүмати-методик үзәк директоры Светлана Петрова, методист Ландыш Зыядиева, Олы Кайбыч мәктәбе директоры урынбасары Людмила Федотова чыгыш ясады. Шул ук көнне "ЭКО" үзәгендә мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, педагог-оештыручылар, класс җитәкчеләре утырышка җыелды. Анда сүз мәгариф эшчәнлегенә нәтиҗәле тәрбияви технологияләр кертү хакында барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: август киңәшмәләре