Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил кабул итте

Татарстан Республикасында Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина бу атнада Кайбычта халыкны кабул итте.

Әлеге очрашуда вәкаләтле вәкил аппаратындагы бала хокукларын һәм аларның законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге начальнигы Надежда Бычкова, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина да катнашты. Бала хокукларын яклаучыларны башта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзендә кабул итте. Вәкаләтле вәкил белән очрашуга килүчеләрнең барысына да нигезле җаваплар бирелде. Кабул ителүгә алдан язылган дүрт кешенең сораулары чит гаиләгә тәрбиягә алынган баланың безнең җирлектә калуы һәм аны торак белән тәэмин итү, Кушкүлдән Хуҗа Хәсәнгә йөреп укучы балаларны автобуслы итү, Олы Тәрбиттә мәктәп-балалар бакчасы комплексы төзүгә кагылышлы иде.

Соңыннан райондагы комиссия әгъзалары белән әңгәмә үткәрделәр. Анда физик мөмкинлекләре чикле булган авыру балаларга белем һәм тәрбия бирү, уңайлы мохит булдыру хакында сүз алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил кабул итте