Кайбычта “Балалар илне ясый” бәйгесенең район туры җиңүчеләрен ачыкладылар
"Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы башкарма комитетында "Балалар илне ясый" дигән республика бәйгесенең район туры җиңүчеләрен ачыкладылар.
Партия лидеры Рушания Лотфуллина җитәкчелегендәге жюри бәйгегә тәкъдим ителгән рәсемнәрне бәяләгәндә теманың ачылышы, рәсемнәрнең матурлыгы, үзенчәлекле булуына игътибар итте. «Балалар ясаган рәсемнәрдә Ватан белән горурлану, туган илне, авылыңны ярату хисләре ачык чагыла һәм бу безне бик шатландырды», - диде ул. Нәтиҗәдә, биш укучының рәсемен бәйгенең Казанда узачак йомгаклау этабына җибәрергә лаек дип таптылар. Аларның авторлары: Надеждино мәктәбеннән Виктория Платонова, Зур Подберезье мәктәбеннән Анжела Герасимова, Борындык мәктәбеннән Илүзә Хуҗина, Олы Кайбыч мәктәбеннән Ләйсән Зыядиева, Мәлки мәктәбеннән Милана Горшкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев