Кайбычта бассейн эшләми!
Профилактика эшләре үткәрелү сәбәпле, "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексының зур һәм кече бассейннары 1 августка кадәр эшчәнлеген туктатты.
Әлеге комплекстан хәбәр итүләренчә, бассейннарның суы алыштырыла һәм вак-төяк косметик эшләр башкарыла. Тренажёр һәм спорт заллары исә элеккеге режимда эшләвен дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев