Кайбычта демография яхшыра башлады кебек
Район бала тудыру йортында бу көннәрдә шатлык: сабыйлар туып кына тора. 30 март- 6 апрельдә сигез бала: биш кыз, өч малай дөньяга килде.
30 март көнне биредә Екатерина исемле кыз (Ульянково) туса, 31 мартта өч нарасый- Лиана (Олы Кайбыч), Дарья (Хуҗа Хәсән), Роман (Ульянково) якты дөньяга аваз салды. 1 апрель көнне туган кызга әти-әнисе Эльвира (Багай) дип исем кушты. Хуҗа Хәсәннән Александра Лоткова улын 19 мартта Мәскәү шәһәрендә тапса да, нәни Глебны Кайбыч ЗАГСында теркәделәр. 4 апрельдә Камыллыдан Алена Никитина кыз, ә алтысында Бортастан Энҗе Хәйруллина малай тапты. Узган елның 7 апреленә районда 26 бала туган булса, быел аларның саны 35кә җитте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев