Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта егетләр хәрби җыенга җыелды

Район мәктәпләренең 10 классын тәмамлаган егетләр ел саен хәрби җыенга җыела. Аның максаты - булачак ил сакчыларын хәрби хезмәткә әзерләү, аларны патриотик рухта тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик яктан әзерлекләрен ачыклау.

Җыен барышында егетләр төрле спорт ярышларында катнашты, стройда йөрде, Калашников автоматын вакытка сүтеп җыю, төз атуда осталыкларын күрсәтте. 100 метр арага йөгерүдә Федоровское мәктәбеннән Илмас Гыйсмәтуллинга тиңнәр булмады. Бу араны ул 14,43 секунд эчендә узды. Шул ук мәктәптән Вадим Моисеев икенче урынны алды. Иске Тәрбиттән Артем Тараканов- өченче урында. Өч чакрымга йөгерүдә Чүти мәктәбеннән Игорь Кошкин иң җитезе булды. Вадим Моисеев бу дистанциядә дә икенче урынга чыкты. Олы Кайбыч мәктәбеннән Рәҗәп Зиннәтуллин өченче күрсәткечкә иреште. Граната ыргытуда Олы Кайбыч мәктәбеннән Ильмир Гашыйгуллин җиңүгә иреште. Ул аны 47,5 метр ераклыкка ыргытты. Иске Тәрбит мәктәбеннән Артем Тараканов, Федоровскоедан Марсель Зарипов икенче-өченче урыннарны бүлеште. Николай Гаврилов (Иске Тәрбит) турникта тартылуда өстен чыкты. Олы Кайбыч мәктәбеннән Булат Ногманов икенче, Вадим Моисеев өченче урынны алды. Ә противогаз киюдә Рамазан Нигъмәтҗанов (Олы Кайбыч) җитезрәк булды. Федоровскоедан Илназ Әхмәтҗанов - икенче, Олы Кайбычтан Булат Ногманов өченче урыннарда. Барлык нәтиҗәләр буенча Надеждино мәктәбе командасы беренче урынны яулады. Федоровское, Олы Урсак мәктәпләре егетләре - икенче-өченче урыннарда.

- Мондый хәрби җыеннар укучылар өчен чын мәктәп ул. Аларны мәктәп партасыннан ук хәрби хезмәткә әзерләргә тырышабыз. Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр турында гел мактау сүзләре генә ишетәбез икән, димәк монда безнең дә өлеш бар, - диде мәгариф бүлегеннән Рамил Зиннәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта егетләр хәрби җыенга җыелды