Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Гает намазының сәгате билгеләнде

Ел буе зарыгып көтеп алган иң изге ай - Рамазан ае да тәмамланып килә. Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанып, иман китергән кеше өчен бу айның һәр көне бәйрәмгә тиң. Кояш чыкканчыга кадәр ике сәгать алдан сәхәр ашап, көнозын ураза тотканнан соң бергә җыелып ифтар кылу үзе ни тора!

Ураза тоту әле ул ашау-эчүдән генә тыелып тору дигән сүз түгел, уразаның асылы бик тирәндә. Ураза ул, иң беренче чиратта, нәфес-теләкләреңә хуҗа булу, үз-үзеңне җиңү дигән сүз. Ә үз-үзеңне җиңүдән дә зуррак җиңү бармы?

Шуңа күрә дә ифтарның күркәмлеген, бөеклеген, мөһимлеген язып тору артыктыр. Ураза тотучы бер генә кешене авыз ачтырган кеше никадәр әҗер-савап ала. Шуңа күрә районыбызда көн саен ифтар мәҗлесләре уздырылу бер дә гаҗәп түгел. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, Рамазан аен гына түгел, барлык айларны да хәерле гамәлләр кылып уздырырга, Аллаһ Тәгаләнең киң рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын.

Районыбыз имам мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин да барлык мөселман кардәшләребезне Ураза гаете белән тәбрик итә. Ил-көннәребезгә иминлек, тәннәребезгә саулык, җаннарыбызга тынычлык тели һәм 28 июльдә Гает намазына чакыра.

Районыбызның барлык мәчетләрендә дә иртәнге 5 сәгать 30 минутта Гает намазы укылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Гает намазының сәгате билгеләнде