Кайбычта хезмәтне саклау буенча укулар узды
Хезмәт урыннарында бәла-казаларны булдырмас өчен, куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәү зарур. Хәзерге куәтле техника, технологияләр заманында хезмәтне саклау актуаль мәсьәлә булып тора.
7-8 ноябрь көннәрендә "Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе" коммерция булмаган оешмасы һәм район администрациясе белән берлектә оешма, учреждение, предприятие, хуҗалыклар җитәкчеләре, хезмәтне саклау буенча җаваплы кешеләре катнашында укулар оештырды. Бу укуларны оешма рәисе, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Фәнил Габдрахманов алып барды. Биредә шулай ук төрле тармактагы хезмәтчәннәр өчен тегелгән эш киемнәреннән күргәзмә дә оештырылды. Бу хакта газетаның алдагы санында тулырак укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев