Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тантаналы чара узды

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында уздырылучы чаралар Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында аеручы җылы үтте. Биредә бәйрәмнәрне, кунакларны һәрчак шатланып көтеп алалар.

Интернат-йортның ишекләре бер дә ябылып тормый, анысы. Әле район җитәкчеләре килә, авылдашларының хәлләрен белешеп китүчеләр дә шактый, хәйриячеләр дә еш кунак, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре дә концертлар белән әледән-әле чыгышлар ясый. Бу юлы да өлкән яшьтәге дуслары белән очрашуга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде.

- Мин сезнең белән бүгенге очрашуыма бик шатмын. Сезнең турыда даими кайгырту - безнең төп бурычыбыз, - диде ул. - Килешәсездер, биредә яшәү шартлары яхшы, аны тагын да уңайлырак итү өчен тырышабыз. Быел уртак йортыгыздагы мунчаның түбәсен алыштырдылар, өч бүлмәдә ремонт үткәрелде. Киләсе елда да төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Интернат хезмәткәрләре көне-төне сезгә кайгыртучан хезмәт күрсәтә. Безнең өчең иң мөһиме - сезнең сәламәт булуыгыз һәм үзегезне ялгыз итеп тоймавыгыз.

Бәйрәм тантанасы Олы Кайбычның "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар чыгышы белән дәвам итте. Балалар башкаруындагы җыр-биюләрне гомер йомгагын бергәләп сүтүчеләр дә, кунаклар да җылы кабул итте. Алардан соң, микрофонны район мәдәният йорты хезмәткәрләре алды. Биредә яшәп иҗат итүче Раиса Емелеева үз шигырьләрен укыды. Әби-бабайлар үзләре дә бергәләшеп яшьлек җырларын башкарды.

Бәйрәм табыны артында утыручылар район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева һәм Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова белән дә аралашты. Алар биредә еш була, көтеп алалар үзләрен. Өлкәннәр аларга узган тормышлары, бүгенге яшәешләре турында сөйләргә яраталар.

- Биредә яшәүчеләрнең кайберләре бәйрәм көннәрен үзләренең туган авылларында туганнары, танышлары белән үткәрә, - диде Чулпан Камалиева. - Мисал өчен Сания апа Фаттахова Симәки авылында яшәүче Тәскирә Латыйповада кунакта булды. Авылдашларын, туып үскән җирләрен күреп кайткач, алар яшәреп киткәндәй булалар

Баш бухгалтер Наталья Чухина сүзләренә караганда, "Уңайлы моһит" дәүләт программасы кысаларында интернат-йортка күптән түгел уңайлыклар тудыручы җиһазлар кайтарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Картлар һәм инвалидлар интернатйортында тантаналы чара узды