Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Корбан бәйрәме үтте

4 октябрьдә районыбызның барлык татар авылларында, шул исәптән Олы Кайбыч авылы мәчетендә дә Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Авыл халкы бәйрәм намазы башланырга берәр сәгать алдан мәчеткә җыела башлады. Алар бер-берсен бәйрәм белән котлап, мәчеткә үттеләр.

Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин мөселман кардәшләрен Корбан бәйрәме белән котлап, бәйрәм вәгазе сөйләде, корбан чалуның килеп чыгышы, тәртибе белән таныштырды. Шуннан соң, мөселман кардәшләребез бәйрәм намазы укыр өчен сафларга бастылар. Корбан, гает намазы укылганнан соң, Дамир хәзрәт Казан шәһәрендә инвалид балаларны тернәкләндерү үзәге төзелешенә кәрәзле телефоннан 7715 номерына "ЗАКЯТ" сүзен язып, СМС юлларга өндәде. Шул СМСны җибәргәннән соң, кәрәзле телефоннан 45 сум акча, алда әйтелгән тернәкләндерү үзәге төзелеше өчен республикада оештырылган "Зәкәт" фондына күчә. Узган ел шул ысул белән әлеге фондка шыктый акча җыелган.

Ул шулай ук, авылдагы зиратны җыештыру мәсьәләсен күтәрде.

- Быел узган еллардан аермалы буларак, Корбан ашы мәчеттә түгел, ә "Шәрхар" кафесында үтәчәк. Мәҗлесне үткәрү чыгымнарын шәхси эшмәкәр Фәнис Камалиев күтәрә, барыгызны да 14 сәгатькә Корбан ашына чакырам, - диде Дамир хәзрәт.

Корбан ашы мәҗлесләре өч көн дәвамында барлык татар авылларында уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Корбан бәйрәме үтте