Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Коръән укучылар бәйгесен Габдулла Тукайның туган көнендә уздырачаклар

"Иман берлә Коръән тулган садремә.. Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында, укыйм тиз-тиз күңелдән гаҗәеп бер сүрә Коръәндин", - дип язып калдырган бөек Тукаебыз.

Районда Коръән укучылар бәйгесен татар халкының сөекле улы Габдулла Тукайның туган көненә билге­ләү­ләре юкка гына түгел. Чөнки шагыйрь кече яшен­нән, аннан соң мәдрәсәләрдә ислам динен күңеленә сеңдергән, иҗатында да бу ачык чагылыш таба. Район мөх­тәсибе Дамир Гыйниятуллин көндезге сәгать икедә башланачак бәйгедә Тукай иҗатына зур урын бирелә­чәген әйтте. Бәйге мә­чет­ләрдә дин сабаклары алучы мәктәп укучылары, зурлар арасында үткәрелә. Ул башта авылларда уза, анда җиңүчеләр район бәйгесендә катнаша. Башка еллардан аермалы буларак, быел мәктәпкәчә яшьтәге балаларны да катнаштырырга уйлыйлар. "Аларның ике сүрәне яттан белүләре җитә," - диде Дамир хәзрәт. Чыгыш ясаучыларга гадел бәя бирү өчен жюри составына Кайбычтан бер кешене дә кертмәскә уйлаганнар. Анда Тәтеш һәм Буа районнарының имам-мөхтәсибләре булуы көтелә. Бәйге барышында Татарстан Диния нәзарәте җи­бәр­гән викторина сорауларына да җаваплар эзләячәкләр. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Коръән укучылар бәйгесен Габдулла Тукайның туган көнендә уздырачаклар

2
X