Кайбычта Коръән укучылар ярышты
Коръән - ул гадел яшәү ысулы, тормыш итү рәвеше, Коръән - ул гүзәл әхлакка, пакьлеккә, сафлыкка өндәүче. Коръән - ул маҗаралы, могҗизалы, гыйбрәтле хикәяләр тупланмасы. Коръән - ул дөрес яшәр өчен кагыйдәләр китабы, ул - Ана кануны, кешелекнең төп Законы.
Олы Кайбыч мәдәният йортында Коръән укучылар бәйгесендә мәчетләрдә дин сабаклары алучы балалар катнашты. Бәйгегә авыллардагы барлык мәчетләрдән дә диярлек укучылар һәм аларны конкурска әзерләгән имамнар, мөслимәләр килгән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең сәламләү чыгышында:
- Балаларны яшьтән үк динебезне хөрмәт итәргә, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә өйрәткән имамнарга, мөслимәләргә, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллинга, безнең балаларга бәя бирергә килгән Иделаръягы зонасындагы баш казый Инсаф Җәләлетдиновка олы рәхмәтемне белдерәм. Аллага шөкер, балаларыбыз яшьтән үк динебезне, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне өйрәнеп үсә. Тәртипле, иманлы кешеләр тәрбияләү - җәмгыять алдында торган зур бурычларның берсе - диде.
Бәйге шартлары буенча башлангычлар Коръәннең - биш, 5-7 классларда укучылар - сигез, зурраклары унөч сурәсен яттан сөйләргә тиеш. Балаларның бәйгегә яхшы әзерлек белән килүе соклану уятты. Егетләргә Инсаф Җәләлетдинов, Иске Чәчкаб авылы имамы Фирдүс Шаһиев, Ябалак авылы имамы Раил Галәвов, кызларга Олы Кайбычтан Фәүзия Миңнуллина, Илсинә Гайнуллина, Кошманнан Рузания Хәйретдинова бәя бирде. Дамир хәзрәтнең Коръән буенча әзерләгән сорауларына дөрес җавап бирүчеләргә бүләген шунда ук бирделәр.
Коръәнне оста итеп укучылар арасында Чүтидән килүчеләр шактый иде. Монда кызларга бишенче елын белем бирүче Асия апа Вилданова әйткәнчә, аларның динебез белән кызыксынуы көчле икән.
- Безнең мәчеттә мәктәптә укучы унике кыз һәм алты хатын-кыз дин сабагы ала. Кызларыбыз хәзер 20-25әр сурәне яттан белә. Шәрәфетдиновларның өч кызы да мәчеткә йөри. Алсу быел сигезенче, Гөлназ - алтынчы, Исламия өченче классны тәмамлый. Гаиләдә дин кануннарын хөрмәт итәләр, әтиләре Дамир да мәчеткә йөри, биш намазын калдырмый. Әниләре Люция - үрнәк ана. Мәчеттә ир-егетләрне тормыш иптәшем Рәшит хәзрәт укыта, - диде ул.
Совет чорында илебез халкын диннән, гүзәл әхлактан, пакьлектән, кешелекнең төп Законыннан читләшергә мәҗбүр иттеләр. Шуңа карамастан, авылларда иманлы кешеләр йортларында, күңелләрендә иманны, Коръәнне саклап килде. Хәзер имамнар халык күңелендә дингә хөрмәт белән карауны, Ходайның барлыгын һәм берлеген танытуны сеңдерергә тырыша. Бу Коръән укучылар бәйгесендә дә ачык күренде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев