Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта коточкыч юл фаҗигасе: трактор белән УАЗ машинасы бәрелешкән

"Кайбыч таңнары" газетасы журналисты Олы Тәрбит авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачу тантанасыннан командировкадан кайтканда коточкыч юл һәлакәтенең шаһиты булды.

Мәлки авылыннан чыгуга ук, Хуҗа Хәсән авылына кереп китә торган урында бик күп машиналар җыелып торуын күрдек. Бераз якынлашкач, анда ашыгыч ярдәм күрсәтү, янгын сүндерү, ЮХИДИ хезмәткәрләре машиналары да күренде. Без килеп туктауга, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы юлга кузгалды: димәк, авыр хәллеләр дә бар. Ә инде урынга барып җиткәч, безнең машинадагы бер генә кеше дә ул урынга тыныч кына карый алмады. Кырдан яшел масса ташучы трактор белән УАЗ машинасы бик каты бәрелешкән, шул урында мәет тә ята, аны УАЗ шоферы, диделәр. Район үзәк сырхауханәсенең баш врачы Газимагомед Магомедов та шунда иде. Ул зыян күргән ике кешене сырхауханәгә озатуларын әйтте. Гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре дә һәлакәт урынында эшли иде. Юл һәлакәте ни сәбәпле килеп чыгуы, кемнең гаепле булуы турында соңрак хәбәр итәрбез, чөнки ЮХИДИ урында эшләп калды. Хәзерге вакытта бу эш буенча тикшерү бара. Кайтуга, үзәк сырхауханәнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге белән элемтәгә кердем.

- Әлеге юл һәлакәте турында 13.13 сәгатьтә хәбәр керде һәм бригада шунда ук бәла урынына чыгып китте. Безгә 1970 елгы ир-егет һәм сигезенче класста укучы кызны китерделәр, икесе дә уртача авырлыктагы баш җәрәхәтләре алган, хирургия бүлегенә салдык, алар - туганнар, рульдә дәү әтиләре булган,- диде ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге фельдшеры Вәсилә Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта коточкыч юл фаҗигасе: трактор белән УАЗ машинасы бәрелешкән авария