Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта кыр эшләре уңышлы дәвам итә

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре уңышлы дәвам итә. Хәзерге вакытта район буенча уҗымнарның - 2916, күпьеллык үлән культураларның 173 гектарына минераль ашлама кертелде.

Язгы кыр эшләре вакытында "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалы өлгерлек күрсәтә. Алар барлык уҗым культураларының 1375 гектарында эш башкарды, күпьеллыкларның 117 гектарына ашлама кертте. Җәмгыятьнең икенче филиалында уҗым культураларын тукландыру - 23,9, беренче филиалында 19,7 процент тәшкил итә. "Яңа юл" җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгында да бу эш уңышлы бара, аларда туңга сөрелгән басуларны тырмалый башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта кыр эшләре уңышлы дәвам итә