Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта машина йөртүчеләр яңа кагыйдәләрнең уңай нәтиҗә бирүеннән шикләнә

Андрей Огурцов, автобус йөртүчесе, машина йөртү стажы - 17 ел: Газетадан җентекләп өйрәндем, үзем белән дә йөртәм. Әлегә яңа кагыйдәләр "тозагына" эләкмәдем. Минемчә, закон бозучыларны штрафлар белән генә куркыту мөмкин түгел. Законга килгәндә, анда "ак таплар" бар әле. Безгә, пассажир транспорты йөртүчеләренә авырга туры килә. Мәсәлән, салондагы балаларга махсус кресло...

Андрей Огурцов, автобус йөртүчесе, машина йөртү стажы - 17 ел:

Газетадан җентекләп өйрәндем, үзем белән дә йөртәм. Әлегә яңа кагыйдәләр "тозагына" эләкмәдем. Минемчә, закон бозучыларны штрафлар белән генә куркыту мөмкин түгел. Законга килгәндә, анда "ак таплар" бар әле. Безгә, пассажир транспорты йөртүчеләренә авырга туры килә. Мәсәлән, салондагы балаларга махсус кресло таләп ителә. Мин ничә бала утырасын алдан белеп, барысына да кресло төяп йөри алмыйм бит. Әти-әниләр дә юлга кресло тотып чыга алмый. Ә штрафлар зур!

Алия Сөнгатова, 5 ел рәттән "Автоледи" республика конкурсында Кайбыч данын яклады, рульдә 7 ел йөри:

Күз тидерүдән курыксам да, мактанып әйтә алам: таныклык алып, рульгә утырганнан бирле бер генә тапкыр да штрафка тартылганым юк, чөнки һәрвакыт кагыйдәләрне үтәп йөрергә тырышам. Яңа кагыйдәләр турында укыдым, хәзер минималь штраф күләме дә 500 сум. Димәк, юлда тагын да игътибарлырак булачакмын. Иң "кырыс" таләп - мәхрүм ителгәннән соң таныклыкны яңадан алу өчен кагыйдәләр буенча имтихан тапшырырга кирәк. Гомер буе юлда йөргән тәҗрибәле йөртүчеләргә теорияне яңадан өйрәнү тиешле дигән сүз. Алай ук кирәкмәс иде...

Гөлия Нигъмәтҗанова, машинага 6 ел элек утырган:

Сүз уңаеннан, кичә таныклык алуыма төп-төгәл алты ел тулды! 12 сентябрьдә беренче тапкыр Кайбычка эшкә утырып чыгып киттем. Үземне тәртипле йөртүчеләр рәтенә кертәм: салонга утыруга ук куркынычсызлык каешын эләктерәм, фараны кабызам... Юлдагы билгеләрне төгәл үтим, шуңа күрә штрафлардан курыкмыйм. Юлда барыбыз да тигез, кагыйдәләр дә уртак, кырыс кагыйдәләрнең нәтиҗәсе үзен сиздерер, дип уйлыйм. Тизлекне арттыручылар аркасында күпме кешенең гомере өзелә бит.

Дамир Гыйниятуллин, 19 елдан бирле машина йөртә:

Полициянең участок уполномоченные буларак, безгә дә бу кагыйдәләрнең үтәлешен тикшерү вазифасы йөкләнә. Нәтиҗәлелеген вакыт күрсәтер, бәлки, тизлекне арттырырга яратучыларны югары штрафлар тәртипкә салыр. Бик вакытлы һәм бик кирәкле адым, дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта машина йөртүчеләр яңа кагыйдәләрнең уңай нәтиҗә бирүеннән шикләнә