Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

КАЙБЫЧТА МЕХАНИЗАТОР – АВЫЛ ТОТКАСЫ

Икмәк үстерүчеләр гомер-гомергә авылдагы иң абруйлы, хөрмәткә лаек кешеләр булган. Хәзер дә шулай. Кырлар кардан ачылуга ук корыч атын иярли башлаган механизаторлар караңгы көзгә кадәр басуда тир түгеп эшләсен дә, ничек хөрмәт казанмасын ди инде!В день рождения Кайбицкого района, а вернее - его возвращения, я думаю о значимости этого масштабного...

Олы Тәрбит авылы механизаторы Николай Корников быел басуда 25 нче язын каршы алды. "Безнең Коляның куллары алтын", - дигән сүз­ләрне еш ишетергә туры килә аның турында. Сабантуйларда, алдынгылар слетларында урыны түрдән аның. Бүләк алмыйча калган берәр елы бармы икән? Юктыр, мө­гаен. Кайбычка язгы кыр эшләре барышы белән танышырга килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та вертолетта ул эшләгән кырга төш­те. Президент Кайбыч игенчеләренә быел 100 мең тонна иген үстерү бурычын куйды. Уҗымнарның яхшы кышлаганы, игенчеләрнең агротехник таләпләрне төгәл үтәп эшләгәне әллә каян күренеп то­ра. Офыкларга кадәр сузылган уҗым басулары инде яшелләнергә өлгер­гән. Тракторчы Николай алар­ны иртәдән кичкә кадәр тырмалый. Гектарлар артыннан кумый ул, аның өчен иң мөһиме - эшнең сыйфаты. Мәктәпне тә­мам­лаганда ук трактор белән идарә итү хокукы бирүче таныклык алып чыккан егетнең игенче булу теләге шул чакта ук бөреләнгәндер, мөгаен. Әмма бераз шә­һәр тормышын да татып карый әле ул.

- Армиядә хезмәт итеп кайтуга, авылдан беркая да китмим, дип, йорт сала башладым, - диде Николай. - Дусларым Чиләбе шәһәренә бик чакыргач, киттем, фатир да алдым. Ыгы-зыгылы шәһәр минеке түгеллеген тиз аң­ладым. Туган якның тарту көче барыннан да көч­ле­рәк булып чыкты. Олы Тәр­биткә кире әйләнеп кайттым. Туган авылың кырларын тракторда бер әйләнү, җир куенына алтын бөртекләр салу күңелемә рәхәтлек бирә. Җир­дә эшләвем, халыкка фай­да китерә алуыма горурланам. Бездә хез­мәт кешесенең кадерен бе­лә­ләр. Хезмәт хакын ях­шы алабыз, йорт-җи­ре­без әйбәт, эштән арып кайтканда елмаеп каршы алырга хатыным, балаларым бар.

Бухгалтер булып эшләүче тормыш иптәше Валентина белән балаларын да үзләре кебек тырыш итеп тәрбияләүне максат итеп куйганнар. Күп балалы гаилә алар. Олы уллары Юрий Мәскәү шәһәрендә яши. Сашалары быел унберенче, Альбиналары тугызынчы классны тә­мамлый. Әнә нинди бай алар! Күп балалы үрнәк гаиләләре, тырыш хез­мәт­­чәннәре белән данлыклы Кайбыч. Россиянең дә аграр тармактагы иң зур казанышы - җир һәм кешеләр бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КАЙБЫЧТА МЕХАНИЗАТОР – АВЫЛ ТОТКАСЫ

2
X