Кайбычта җәмәгать үзәге бинасына баннер элделәр
Кайбыч муниципаль район Советы һәм башкарма комитетын үз эченә алган җәмәгать үзәгенә яңа баннер элделәр. Баннерда коррупциягә каршы көрәштә барыбызның да җаваплы булуы турындагы сүзләр язылган.
Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова әйтеп узганча, алга таба баннерны халык күп йөри торган башка урыннарга да эләргә планлаштыралар. Төп максат - халыкта ришвәтчелеккә каршы тискәре мөнәсәбәт уяту. Мондый социаль рекламаларның тәэсир итү көче зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев