Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта миграция хезмәте белгечләре укучылар белән очрашулар үткәрде

Паспорт - рәсми документ, ул сезнең шәхесегезне раслый. Аны күрсәтеп, сез үзегезнең Россия Федерациясе кешесе булуыгызны да дәлиллисез. Аның буш битләрене һич кенә дә телефон, ИНН номерларын, пин-кодны язарга ярамый.

Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең Кайбыч районындагы территориаль пункты белгеч-эксперты Ильфир Яруллин Мөрәле һәм Кошман мәктәпләре укучылары белән очрашуында паспортның ни дәрәҗәдә мөһим документ булуы һәм аны кырыкалдарлар яки караклар корбаны булмас өчен ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Укучылар беренче паспортларның кайчан барлыкка килүе, нинди булуы, нинди максатларда файдаланылуы турында кызыксынып сөйләде. Баксаң, Россиядә паспорт XVII гасырда гына гамәлгә кертелгән икән әле. Әмма бу аңа кадәр ул бө­тен­ләй кулланылмаган икән дигән сүз түгел. Элегрәк "пропуск" дип аталып йөргән документлар паспорт ролен дә уйнаган. Ул шәһәрдән шәһәргә йөрүче, илләр гизүче, тышкы сәүдә белән шөгыльләнүче сәүдәгәрләр өчен булган.

Хәзер безнең илдә 14 яше тулган һәр кешенең шәхесен раслаучы документы булу шарт. Мөрәле төп мәктә­бенең 7 класс укучысы Ильфир Сөн­гатов та бу көнне зур дулкынлану белән көткән.

- Ильфир төп документын алуга җитди карады. 14 яше тулуга район үзәгенә паспорт өстәленә барырга җыенган иде, - диде аның турында укытучылары.

Белгеч-эксперт Ильфир Яруллин аңа паспортны мәктәптә бөтен дуслары, укытучылары каршында тантаналы төстә тапшырды.

Очрашу вакытында укучылар белгечкә үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирде. Аларны паспортны мәктәпкә көн дә үзең белән алып йөрергә кирәкме икәнлеге, аны югалтканда ниш­ләргә икәнлеге кызыксындыра.

- Паспортны үзең белән даими йөртү мәҗбүри түгел. Аны кирәк булганда гына алырга кирәк. Ә ин­де ниндидер сәбәпләр белән югалт­кансыз икән, эшне озакка сузмыйча, территориаль пункт белгечләренә мөрәҗәгать итү зарур. Чит илдә югалса, Россия вәкиллегендә ярдәмгә килерләр, - диде Ильфир Яруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта миграция хезмәте белгечләре укучылар белән очрашулар үткәрде