Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта ”Мәк” операциясе дәвам итә

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелүче зур масштаблы "Мәк" оператив-профилактик операциясенең максаты - составында наркотик матдәләр булган законсыз игелүче үсемлекләр мәйданнарын ачыклау, аңа бәйле җинаятьләрне ачу. Закон бозучыларга карата нинди чаралар күрелә соң?

Әлеге сорау белән без Татарстан Республикасы буенча Наркотиклар әйләнешен контрольләү федераль идарәсенең Яшел Үзән районара бүлеге өлкән оперуполномоченные Светлана Крыловага мөрәҗәгать иттек.

- Наркополицейскийлар җир хуҗаларына үз участокларында составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне үстерергә ярамаганлыгы, аларны юкка чыгару буенча чаралар күрмәгән өчен федераль законнар нигезендә җаваплылыкка тарту каралуы турында аңлата. Россия Җинаятьләр кодексының 231 маддәсендә күрсәтелгәнчә, законсыз рәвештә мәк һәм киндер үстергән өчен 300 мең сум күләмендә штрафка тарту һәм башка төр җәза карала. Законны белмәү җаваплылыктан азат итми.

- Кайбыч районы буенча бу юнәлештә рейдлар үткәреләме һәм аларның нәтиҗәләре нинди?

- Мәк, составында наркотик матдәләр булган башка үсемлекләр чәчәк аткан, өлгергән чорда наркоконтроль хезмәткәрләре республикада яшәүчеләрнең дача, йорт яны участокларында рейдлар үткәрә. Кагыйдә буларак, бу вакытта наркоманнар да дачалардан наркотиклы үсемлекләр эзләү буенча активлаша башлый. Наркотиклы үсемлекләргә каршы көрәштә без район башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерларга да таянабыз. Алар үзләренә беркетелгән территориядә законсыз чәчелгән һәм кыргый үскән мәк, киндер участокларын ачыклау максатында чаралар күрергә һәм бу хакта кичекмәстән наркоконтрольнең җирле органнарына хәбәр итәргә тиеш. Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 10,5 маддәсендә җир хуҗалары һәм җирдән файдаланучыларны үз территорияләрендә составында наркотик булган кыргый үскән үсемлекләрне юк итмәгән өчен җаваплылыкка тарту каралган. Составында наркотик яисә психотроп матдәләр булган үсемлекләрне кисәтүдән соң да юк итмәгән очракта, вәкаләтле органның рәсми хатын алганнан соң, авыл кешеләренә 1500-2000 сум, урындагы кешеләргә - 3000-4000 сум, юридик затларга - 30-40 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Ел саен массакүләм мәгълүмат чаралары аша үз участокларыңда наркотик матдәле үсемлекләр үстерергә ярамавы турында хәбәр ителә. Шуңа да карамастан, наркотиклар, наркотиклы үсемлекләргә бәйле җинаятьләр даими ачыкланып тора. 2013 елда "Кайбыч" полициясе бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан 5 квадрат метрда мәк үстерүнең ике, 4 квадрат метрда җитен үстерүнең бер очрагы теркәлгән. 140 грамм мәк сабагы саклаганы өчен Үзбәкстан кешесе тоткарланган һәм Россия Җинаятьләр кодексы нигезендә җаваплылыкка тартылган. Ике этапны үз эченә алган операция барышында (19 майдан 31 июльгә, 11 августтан 31 октябрьгә кадәр) кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта ”Мәк” операциясе дәвам итә