Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенә старт бирелде

Уку елы тәмамланырга да өлгермәде, безнең районда ел саен үткәрелүче "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе башланып та китте. Узган атнада оештыру комитетының беренче утырышы булды.

- Үсеп килүче яшь буын турында кайгырту - безнең төп бурычыбыз. Сүз дә юк, балалары турында кайгырту - ата-аналарның турыдан-туры вазифасы. Әмма тормыш без дигәнчә генә бармый шул ул. Кайбер гаиләләрнең авыр тормыш хәлендә калуында балаларның бер гаебе дә юк. Алар мәктәпкә кергәндә үзләрен кимсетелгән итеп хис итәргә тиеш түгел, - диде оештыру комитеты рәисе Фатыйма Бикбова. - Якынча фаразлар буенча, быел беренче класска 172 бала бара, алар арасында безнең ярдәмгә мохтаҗ булганнары да бар. Без беренче классларга гына түгел, икенче-унберенче классларда белем алучыларга да булышачакбыз. Хәзерге вакытта мохтаҗларның исемлеген барлыйбыз.

Беренче чиратта аз керемле, күпбалалы, чит гаиләгә тәрбиягә алынган, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә, опекуннарда тәрбияләнүчеләргә игътибар биреләчәк. Физик яктан мөмкинлекләре чикле булган балалар, ата-анасы инвалид булучыларга да ярдәм ителәчәк.

Социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева әйтүенчә, район акциясе кысаларында күптөрле чаралар планлаштырыла. 20, 27 июльдә һәм 3 августта "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия марафоны үтәчәк. Бу көннәрдә якшәмбе базарында мәктәп кирәк-яраклары алуга акча җыю оештырыла. Үз балаларына товар алган һәр кеше мохтаҗлар белән дә бүлешә алачак. Марафонда "Яхшылык эшләргә вакыт" акциясе белән волонтерлар да катнаша. Беренче класслар өчен "Мәктәпкә юл", "Хәерле юлга!" дигән чаралар үткәреләчәк. Мәктәп формасы, дәреслекләр, канцелярия товарлары сатып алу хәл ителмәслек проблемага әйләнергә тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенә старт бирелде