Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта район туган көненә әзерлек башланды

Кайбыч өчен ел апрельдән башлана һәм апрель белән төгәлләнә. 1991 елның апреленнән бирле шулай. Нәкъ менә шул вакытта Кайбыч районына мөстәкыйльлек бирү турындагы Указ дөнья күрде.

Кайбычның туган көнен ел саен мәдәният йортында зурлап билгеләп үтү бездә матур традициягә әйләнде. Хәзер бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Район үзәге һәм авылларда санитар өмәләр үткәрелә, кунаклар, якташларны чиста Кайбыч каршы алырга тиеш. Бәйрәм тантанасында үзебезнең райондагы сәнгать осталары, "Йолдызлык" фестивале дипломантлары чыгыш ясар, дип көтелә. Тантананы оештыручылар быел тагын бер яңалык керткән: һәр оешма-учреждение коллективы район оешкан вакытта беренче җитәкчеләре кем булуы, аның кайда яшәвен белешә, шушы еллар эчендә оешма белән кемнәр җитәкчелек итүе, оешма эшчәнлеге турында мәгълүматлар туплап, альбом ясый. Беренче җитәкчеләрнең барысын да тантанага чакырырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта район туган көненә әзерлек башланды