Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта салмыш хәлдәге мотоцикл йөртүче тоткарланды

Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе исерек хәлдә руль артына утырган шоферлар гаебе белән булуы практикада расланган факт. Әлеге фаҗигаләрне булдырмау, юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү, салмыш хәлдә руль артына утырган шоферларны ачыклау максатында без ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә чираттагы рейдка чыктык.

ЮХИДИ инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Илфат Әхмәтов белән бу юлы кичке якта чыгарга булдык һәм Борындык, Шуширмә якларына юл тоттык. Иртәнге якта Казан шәһәренә барган шоферлар кире үзебезнең якларга кайта. Автомобиль йөртүчеләрнең барысының да документлары тәртиптә булып чыкты, спиртлы эчемлекләр кулланганнары да очрамады. Яңа закон таләпләренең кырыслыгы, зур күләмдәге штрафлар, машина белән идарә итү хокукыннан мәх­рүм калу куркынычы барыбер юлдагыларны тәртипкә сала. Кичке сәгать җиделәр тулып килгәндә, Шушир­мәгә киттек. Каршыбызга "ИЖ-Юпитер-5" мотоциклында берәү җилдерә. Туктаттык. Яшел Үзән районыннан булып чыкты ул. ЮХИДИ инспекторы документларын күрсәтүен таләп иткәч, абзый үзен сәер тота башлады, кесәләрен актаргандай итте. Ләкин, юкка тырышуы икән, документларын күпме эзләсә дә, таба алмады. Җитмәсә, үзеннән хә­мер исе дә аңкып тора. Моны махсус приборсыз да ачыклап була иде. Абзыйның акланулары, үтенүләре инспекторга тәэсир итмәде. Илфат Әхмәтов закон таләп иткәнчә беркетмә төзеде, ул беркетмә Апас районы җәмәгатьчелек судына тапшырылган.

- Җәй көне мотоцикл йөртүчеләрнең саны бермә-бер арта. Хәзер мәктәп укучыларының җәйге каникуллары да башлана. Мотоцикл белән идарә итү хокуклары булмаса да, аңа атланып чабучылар саны да артачак. Велосипедчы малай-кызлар да күбәя. Ата-аналар балаларының иминлегенә аеруча игътибарлы булсыннар иде. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, җәйге чорда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре ешрак күзәтелә, - диде инспектор.

2 июньдә "Юлларда балалар иминлеге" дигән марафон да уза. Аның да максаты - балаларның иминлеген саклау, юлларда иминлек булдыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта салмыш хәлдәге мотоцикл йөртүче тоткарланды