Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта спорт объектлары балаларга шатлык китерә

Республикада яшьләрне мәктәптән үк спортка тарту өчен бөтен мөмкинлекләрне дә тудырырга тырышалар. Спорт мәйданчыклары төзү турындагы программаны авылларда аеруча шатланып кабул иттеләр. Хөкүмәтнең бу программаны тормышка ашыруга зур акчалар тотуы аңлашыла: спорт ул сәламәт яшәү рәвеше, яшьләрдә ихтыяр көче тәрбияли, аларны яман гадәтләрдән саклый.

Узган елның көзендә төзелә башлаган спорт объектлары файдалануга тапшырылды инде. Федоровское мәктәбендә футбол кыры, мини-футбол, баскетбол мәйданнары, төрле тренажерлар өчен аерым урын ясалган. Олы Подберезье һәм Мәлки мәктәпләрендә волейбол һәм баскетбол мәйданнары, тренажерлар, Колаңгыда мини- футбол мәйданы, тренажерлар өчен мәйданчык төзелгән. Бу объ­ект­ларны төзү өчен акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.

- Мондый спорт мәйданчыклары мәк­тәп­ләргә бик кирәк иде. Укучылар волейбол, баскетбол, өстәл теннисында уйный, турникта тартыла, брусларда шөгыльләнә, - диде Мәлки төп мәктәбенең физкультура укытучысы Александр Галкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта спорт объектлары балаларга шатлык китерә