Кайбычта спорт ягыннан көчле мәктәпләр ачыкланды
Узган уку елында район мәктәпләре яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге үткәргән Спартакиада кысаларында төрле спорт ярышларында даими катнашты.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча югары уңышларга ирешүчеләрне мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә бүләкләделәр. Төп мәктәпләр арасында Борындык мәктәбе беренче урынны яулады. Кече Мәме, Иске Чәчкаб мәктәпләре - икенче-өченче урыннарда. Урта гомумбелем бирү мәктәпләре арасында Олы Кайбыч мәктәбе иң көчлесе булып танылды. Икенче-өченче урыннарга чыккан Федоровское, Олы Урсак мәктәпләрендә дә балаларны спортка тартуга, аларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүгә зур урын бирелә. Бу уку елында да Кайбычның яшь спортчылары спорт белән дус булыр һәм яңадан-яңа җиңүләр яулар, дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев