Кайбычта татар хатын-кызлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы “Ак калфак” оешмасы барлыкка килде
Кайбычта татар хатын-кызлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы, гаилә, туган телебез, гореф-гадәтләребез сагында торучы "Ак калфак" оешмасы барлыкка килде.
Аның беренче оештыру җыелышы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев катнашында узды. Конгресс каршында эшләп килүче "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының Кайбыч районындагы бүлекчәсе җитәкчесе итеп "Кайбыч таңнары" газетасы редакторы Луиза Сөнгатуллина сайланды. Бүлекчә бюросы унтугыз кешене үз эченә ала. Алар арасында Кайбычта хакимият органнарында эшләүчеләр дә, җитәкче хатын-кызлар, табиблар, юрист, аш-су осталары, тегүче, эшмәкәр ханымнар, укытучылар, авыл җирлекләре башлыклары да бар. Узган атнада Казанда татар конгрессы бинасында "Ак калфак"ның республикадагы җитәкчесе Кадрия Идрисова катнашында үткән киңәшмәдә дә районнарда эшчәнлекне киң җәелдерү хакында сүз алып барылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев