Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Татарстан Филармония джаз-оркестры концерты узды

Кайбычта джаз-оркестр? Мондый хәлнең булганы юк иде әле! Әһәмиятлелеге буенча, әлеге вакыйганы тарихи дип атап була.

Район мәдәният йорты безне салмак кына агылучы джаз көйләре белән каршы алды. Шул мизгелдә сиксәненче еллар ахырындагы студент елларым хәтеремдә яңарды. Институтка ашыга-ашыга җәяүлеләр урамы Бауманнан бер генә узмадым. Яз көннәрендә "Родина" кинотеатрының икенче катындагы ачык тәрәзәләре аша джаз музыкасы еш яңгырый иде. Әллә репетицияләр бара, әллә концерт. Мәдәният йортыннан агылучы таныш көйләр миңа Казандагы шул мохитне искә төшерде. ..

Зал тулы. Бу көнне, "Чын күңелдән джаз" концертына килеп, җанлы музыка тыңлаучыларга чын мәгънәсендә бәхет елмайды. Лектор-музыка белгече Эльмира Хәниева укучыларны мавыктыргыч музыка дөньясына тиз алып кереп китте: тәүге минутлардан ук зал белән ышанычлы, дустанә мөнәсәбәт урнаштыра алды. Балаларның күзләре яна, оркестрны шулкадәр бирелеп тыңлыйлар, концертның аларга охшавы әллә каян сизелеп тора. Джаз оркестры концерты интерактив шоу формасында узды, балалар үзләре дә аның актив катнашучыларына әйләнде. Оркестрның баш дирижеры Марат Николаев джаз роялендә соло да башкарды, укучыларны музыка кораллары белән дә таныштырды. Алай гына да түгел, теләүчеләргә, шаулы оркестрда уйнап карау мөмкинлеге дә бирелде. Укучылар шул ук вакытта Гленн Миллерның кем икәнлеге, "биг-бэнд", "свинг" кебек атамаларның ни аңлатуы турында да белделәр. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Лидия Әхмәтова һәм оркестр солисты Анзор Насыйбуллинның джаз стилендә җырлавы, һичшиксез, бездә әйтеп бетергесез матур хисләр уятты. Бу көнне дөньяви музыканың классик әсәрләре яңгырады. Алар арасында халык яратып өлгергән "Серенада солнечной долины", "Американский патруль" дә бар иде.

- Джаз-оркестрның моңа кадәр авыл мәдәният йортында чыгыш ясаганы юк иде әле. Бу визитыгызның максаты нидә? - дип мөрәҗәгать иттем 2014 елдан Татарстан Филармония джаз-оркестры бүлегенең сәнгать җитәкчесе Лидия Әхмәтовага.

- Безнең балаларга, яшьләргә җанлы музыканы ишеттерәсебез килде. Мине бүгенге көндә попса музыкасының көчәюе, артистларның фонограммага җырлаулары борчый. Түбән сыйфатлы музыка тыңлатып, балаларда зәвык тәрбияләп булмый. Алар тере оркестрның, музыка коралларының нинди булуын белмиләр. Безнең максатыбыз - укыту-агарту юлы белән мәктәп укучыларында җанлы музыкага мәхәббәт уяту. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та безнең инициативаны хуплый.

- Лидия Әхмәтова җитәкчелегендәге джаз-оркестрыбыз соңгы араларда концертлар белән Татарстанның барлык шәһәрләрендә дә диярлек чыгыш ясады, - дип сүзгә кушылды Эльмира Хәниева. - Хәзер район үзәкләренә бара башладык. Тәтеш, Чирмешән якларында булдык. Менә Кайбычка да килеп җиттек.

- Лидия Алексеевна, сезне күбрәк татар эстрадасы җырчысы буларак беләләр...

- Әлеге оркестрда мин егерме елга якын эшләдем һәм татар җырларын джаз эшкәртүендә дә башкардым.

- Ни өчен нәкъ менә Казан джаз музыкасы үзәкләренең берсенә әйләнде?

- Джаз-оркестр Олег Лундстрем һәм Виктор Деринг традицияләрен дәвам итә. Ерак 1947 нче елның салкын кышкы көнендә Казанда төпләнеп калу максатында Шанхайдан (Кытай) гаиләләре, балалары, музыка уен-кораллары белән тулы бер оркестр килеп төшә. Мәскәүдә калырга рөхсәт бирмәгәннәр, чөнки ул елларда джаз буржуаз музыка булып саналган. Төпләнү өчен аларга берничә шәһәр тәкъдим ителә. Музыкантлар Казанны сайлый, чөнки монда консерватория бар, ә бу җитди музыка тормышы барлыгын сөйли. Әлеге джаз-оркестр җитәкчесе Олег Лундстрем була. Бу өлкәдә Татарстанга уңыш елмайды. Лундстрем Мәскәүгә күчкәннән соң, оркестр җитәкчесе итеп шул ук оркестрның музыканты - тенор-саксофонист Виктор Деринг билгеләнә.

Ябалак авылыннан алтынчы сыйныф укучылары Виктор Гаврилов һәм Кирилл Ильин концертны бик ошатканнар, музыкантлар янына автограф алырга килгәч, бер тавыштан:

- Безгә барысы да ошады, бик кызык булды. Безнең чын артистлар күргәнебез дә юк иде әле! - дип тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Автографлар бирүдән туктагач, музыкантлар Мәлки авылына юнәлде. Джаз көйләрен ишетәчәк андагы тамашачылар өчен дә эчкерсез шатланып куйдым.

Апрельнең соңгы көнендә бөтен дөньяда Халыкара джаз көнен билгеләп үттеләр. Иң беренче тапкыр ул 2012 елда узган. ЮНЕСКОның Генераль конференциясе календарьга яңа дата кертелүе турында 2011 елның ноябрендә игълан итте. Джаз көненең максаты - халыкара җәмәгатьчелеккә джазның тынычлык, бердәмлек, кешеләр арасындагы элемтәләрне киңәйтүгә этәрүче зур көч икәнлеген җиткерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Татарстан Филармония джазоркестры концерты узды