Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта террорчылыкка каршы тору буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды

Террорчылыкка каршы тору буенча комиссиянең чираттан тыш узган утырышында халык иминлеген тәэмин итүгә, куркынычсызлык чараларын көчәйтүгә бәйле мәсьәләләр каралды.

Террорчылыкны профилактикалау, халык арасында террорчылык һәм экстремистик идеология күренешләренә түзеп тора алмау атмосферасы булдыру, җәмәгатьчелектә аңа каршы фикер тудыру максатында барлык оешмаларда да куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж уздыру тәкъдим ителде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре, мәктәпләрдә контроль-тикшерү режимын көчәйтергә кирәклеге хакында да сүз алып барылды. Моңа кадәр халык иркен кереп йөри торган оешмаларга кизү торучылар билгеләү мөһим. Аларга клиентларның шәхесен ачыклау бурычы куела. Авылыгызда, халык күп йөри торган урыннарда сездә шик тудырган чит-ят кешеләр күренсә, бу хакта полициягә хәбәр итегез. Телефон: 02, 2-11-42.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта террорчылыкка каршы тору буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды