Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта төзелеп килүче бассейнга исем кирәк

Олы Кайбыч авылындагы бассейн төзелеше ахырына якынлашты. Әмма шушы көнгә кадәр әле аның ничек аталасы билгеле түгел. Социаль яктан мөһим булган әлеге объектка исемне бөтен район халкы белән бергә эзләячәкбез.

Бассейнга исем эзләү тәкъдиме белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзе чыкты. Бассейнга туры килә торган исем вариантларын, хөрмәтле укучыларыбыз, "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясенә җибәрә аласыз. Без аларның барысын бергә туплап, район башлыгына тәкъдим итәчәкбез һәм арадан иң уңышлысы сайлап алыначак. Бертөрле исемнәр кабатланса һәм җиңсә, иң беренче җибәргән кеше җиңүче дип табыла. Иң уңышлы исем тәкъдим итүчене район башлыгы бүләге көтә. Хатларыгызны почта аша да, электрон адресыбызга да җибәрә аласыз. Исем сайлау 17 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта төзелеп килүче бассейнга исем кирәк