Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта узган халык җыеныннан соң бассейн төзелеше тизләтелде

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге республиканың барлык шәһәр-районнарында халык җыеннары үткәргән иде. Аның максаты - халыкның агымдагы проблемаларын өйрәнү, аларны хәл итү юлларын эзләү һәм шуның белән Татарстандагы, райондагы, авылдагы тормышны уңай якка үзгәртү иде.

Кайбычта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, төрле дәрәҗәдәге депутатлар катнашында узган халык җыенында сүз, нигездә, спортны үстерү, райондагы бассейн төзелешен тизләтү хакында барган иде. Болар сүздә генә калдымы, әллә инде боз урыныннан кузгалдымы? Татарстандагы төрле телевидениеләрдән килгән һәм "Кайбыч таңнары" газетасы журналистларының әлеге соравына район башкарма ко­митеты җитәкчесе Алек­сей Макаров җавап бирде.

Олы Кайбычта төзелеп килүче йөзү бассейнлы спорт-сәламәтләндерү комплексында узган әлеге очрашуда катнашучылар монда төзелешнең тулы куәтенә алып барылуын үз күзләре белән күр­де. Прораб Марат Галиев әйтеп узганча, хәзер би­редә төзелеш-монтаж эш­ләре дәвам итә, аннан соң электр кертү, вентиляция урнаштыру кебек эчке эшләрне башкарачаклар. 2012 ел ахырында шулай ук югары темплар белән башланып кит­кән бу төзелешнең былтыр шактый вакыт тукталып калуына кайбычлылар борчыла башлаган иде инде.

- Моның төп сәбәбе - финанслар җитмәүдә булды, - дип, мәсьәләгә ачыклык кертте Алексей Макаров. - Спорт комплексының гомуми бәясе - 186 миллион сум. Халык җые­нында төзелешне тиз­лә­тү мәсьәләсе кабат күтәрелде. Безне ишеттеләр - калган 126 мил­лион сум акча да бү­леп бирелде. Халык үтенечен әнә шулай оператив төстә хәл иттеләр. Моның өчен Президентыбызга тирән рәхмәтлебез. Бу бассейн безгә бик кирәк, стандартларга ту­ры килә торган мондый спорт объекты бездә бө­тенләй юк иде бит. Зурлар, балалар өчен ае­рым бассейннары, баскетбол, во­­лейбол, мини-футбол, теннис, бадминтон һәм баш­ка спорт төр­ләре бе­лән шөгыльләнү өчен мөм­кин­лекләре булган бу ком­плекс ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылыр, дип әй­тергә тулы ни­гез бар.

Төзелеш хәзер соңгы этабына керде. Димәк, кө­тәр­гә күп калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта узган халык җыеныннан соң бассейн төзелеше тизләтелде