Кайбычта яңа җитәкчеләр билгеләнде
Дүшәмбе көнне район Советында оешма-преприятиеләр җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә яңа вазифага керешүчеләрне тәкъдим иттеләр.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе, территориаль үсеш бүлеге начальнигы вазифаларына Ольга Макарова белән Илсөя Ильясова керешүе хакында хәбәр иткән идек инде. Мәлки кулланучылар җәмгыяте рәисе вазифасын моңа кадәр "Кайбыч" полициясе бүлекчәсендә эшләгән Салават Халиков башкара. Район башлыгы аларның эшлекле сыйфатларына тукталып, хезмәт уңышлары теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев