Кайбычта яфраказык җыю кампаниясе башланды
Яфраказыкның яшь терлекләр организмы өчен файдасы гаять зур. Аны барлык фермаларда да уңышлы кулланалар, шуңа да бозаулар көр, сәламәт булып үсә. Авыл хезмәтчәннәренә витаминнарга бай азык җыюда һәр елдагыча оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре булыша. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин оешмаларга җиткерелгән план белән таныштырды. Хезмәт...
Яфраказыкның яшь терлекләр организмы өчен файдасы гаять зур. Аны барлык фермаларда да уңышлы кулланалар, шуңа да бозаулар көр, сәламәт булып үсә. Авыл хезмәтчәннәренә витаминнарга бай азык җыюда һәр елдагыча оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре булыша.
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин оешмаларга җиткерелгән план белән таныштырды. Хезмәт коллективларына 170 тонна яфраказык хәзерләү бурычы куела. Бу коллективтагы һәр кешегә якынча 20 пар себерке туры килә дигән сүз. Аны Сабантуена кадәр җыя башлау бурычы куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев