Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта яшь укытучылар гаиләсе барлыкка килде

Бу дөньяда һәр җан иясе үзенең парын, тормыш юлдашын эзли, үз куышын, оясын булдырып, балалар үстерә. Район гражанлык хәле актларын теркәү бүлегендә җомга көнне өч парны теркәсәләр, иртәгә тагын өч парны теркәячәкләр. Шулай итеп, бу атнада Кайбычта тагын алты гаилә барлыкка килде.

ЗАГСта бүген Кошман авылы егете Айдар Насретдинов белән Иске Чәчкаб авылы кызы Алинә Шаһиева да язылышты. Айдар да, Алинә дә югары белемле укытучылар. Айдар Кошман төп мәктәбендә технология һәм физкультура дәресләре укыта. Алинә Иске Чәчкаб төп мәктәбендә укучыларын инглиз теленә өйрәтте. Яшьләр бер ел дәвамында аралашып, бер берсен сынаганнан соң, уртак фикергә килеп, гаилә корырга булган. Аларны бу истәлекле көннәре белән без дә чын күңелдән котлыйбыз, гаилә бәхете, тигез, тату тормыш телибез. Мәхәббәтегез гомерле, гомерегез бәхетле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта яшь укытучылар гаиләсе барлыкка килде