Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта заправка янында юл һәлакәте булды

Узган атнаның җомгасы, иртәнге сәгать уннар тирәсе. Хезмәттәшләрем белән районыбыз авылларына чираттагы сәфәребезгә чыктык. Көн нәкъ елак көздәге кебек: иртәдән бирле яңгыр ява, күңелсез. Олы Кайбычтагы заправка янына җитәрәк, мигалкасын яндырып туктап торучы ЮХИДИ машинасын күреп алдык. Ә бераздан юл читенә төшеп, алды шактый ватылган җиңел машина күренде. Юлда дәүләт...

ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов үзенең хезмәттәше белән берлектә тикшерү эшләре алып бара: әле ике машина арасын үлчиләр, әле шоферлар белән сөйләшеп алалар, барысын да беркетмәгә теркәп баралар.

- Олы Кайбычтан Колаңгыга таба барган "Лада Приора" автомобиле шоферы куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм әйләнгеч юлга борылырга дип туктап торган "Шевролет Нива" автомобиленең артына килеп бәрелгән. "Лада Приора"дагы олы яшьтәге хатын-кызны ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы үзәк сырхауханәгә алып китте. Башка зыян күрүчеләр юк. Шоферлар һава шартларын искә алып бетермиләр шул,- диде Кайбыч полиция бүлеге инспекторы Илфат Әхмәтов.

- Без Казан шәһәрендә яшибез, Надеждино якларына кайтуыбыз иде. Менә бу урында каршы яктан килүче өч автомобильне үкәреп җибәрү өчен туктаган гына идем. Шунда машинабыз артына зур тизлектә килеп бәрелде ул. Без башта ни булганын аңламый да калдык. Автомобильдә йөри башлавыма ун ел вакыт үтсә дә, өч машина алыштырсам да, бер тапкыр да кагыйдә бозганым, юл-транспорт һәлакәтенә очраганым булмады. Безне Ходай үзе саклады ахры, каршыга килүче автомобильләр үтеп өлгерде ярый, алар килгән мизгелдә арттан бәрелгән булса, без уртада калып, изелгән булыр идек, - ди "Шевролет Нива" автомобиле хуҗасы Юрий Крайнев.

-Зур стресс кичерсәк тә, исән калуыбызга сөенәм,- дип сүзгә кушылды аның тормыш иптәше.- Ирем кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрергә тырыша, башкаларга да юлда йөрү культурасын арттырыга кирәк.

Юл һәлакәтеннән соң кабат ЮХИДИ белән элемтәгә кердек.Медицина тикшерүе Кошманнан "Лада Приора" автомобиле хуҗасының спритлы эчемлекләр кулланмавын күрсәткән. Юл кагыйдәсен бозган өчен аңа 1500 сум күләмендә штраф салынган. Һәлакәттән күрелгән зыянны страховкалау компаниясе түләячәк. Ә зыян күргән апаның хәле яхшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта заправка янында юл һәлакәте булды