Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта“Бердәм Россия” партиясенең XIV съездына делегат булып барган Гөлия Камалетдинова белән очрашу узды

"Бердәм Россия" партиясе илдәге иң көчле партияләрнең берсе. Аның киләчәктә дә шулай булып калуы безнең активлыкка бәйле.

"Бердәм Россия" партиясенең 3 октябрьдә Мәскәү шәһәрендә узган XIV съездына Татарстаннан делегат булып барган Гөлия Камалетдинова Кайбычтагы партия активистлары белән очрашуында шулай дип белдерде. Ул Кайбычка партиянең Югары Ослан районындагы башкарма комитеты җитәкчесе Фәридә Янтыкова белән берлектә килде. " Күршеләребез- Кайбыч халкының төбәгебез, Татарстан, илебез хакына эшләгән матур эшләре белән горурланабыз. Тарихи, мәдәни мирасны саклауга, яшь буынга җиткерүгә дә зур игътибар бирәсез. Галия Кайбицкая музеенда да бу ачык чагыла. Сезгә киләчәктә дә уңышлар телибез", - диде ул, делегат белән таныштырып. Гөлия Камалетдинова Югары Ослан муниципаль район Советының оештыру бүлеге начальнигы, партиянең беренчел бүлекчәсе секретаре. Яшь белгеч сәясәт белән дә кызыксына, партия тормышын җанландыруда үзенең эшлекле тәкъдимнәрен җиткерә.Татарстаннан съездга сайланган делегатларның берсе булган яшь сәясәтче анда күтәрелгән мәсьәләләр белән таныштырды. Райондагы барлык беренчел бүлекчәләләрдә дә хәзер съезд карарларын өйрәнә башлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта“Бердәм Россия” партиясенећ XIV съездына делегат булып барган Гөлия Камалетдинова белән очра...