Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычтагы балалар думасы спикерлары Норлат балалар йортына кунакка барды

Без, район балалар думасы спикерлары, 19 декабрь көнне Норлат балалар йортында кунакта булдык. Анда баруыбызның сәбәбе бик гади: ятимнәргә ярдәм итү йөзеннән җыелган уку, шәхси гигиена кирәк-яракларын, кием-салымнарны тапшыру.

Балаларны озак көттермәскә булдык, чөнки Яңа елдан бөтен кеше дә сюрпризлар көтә бит. Бәйрәм көннәре җиткәнче күчтәнәчләрне илтеп тапшырырга дип, юлга чыктык.

Интернатка килеп җитү белән безне каршы алдылар. Төрле яшьтәге балалар тәрбияләнә икән монда. Араларында буй җиткән егет-кызлар да, әле сабый гына булганнары да бар. Егетләре спорт ярышларында катнашып, урыннар да яулый икән. Күпләре кул эшләре, театр түгәрәкләренә йөриләр, бәйрәм вакытларында әкиятләр сәхнәләштерәләр, үз куллары белән матур-матур әйберләр ясыйлар икән. Шигырь сөйләргә осталары да бар.

Шунысы гына аянычлы: Норлат балалар йортында тәрбияләнүче балаларның барысының да диярлек ата-аналары бар! Очрашу минутлары ахырына якынлашкач, барыбызның да күңеленә моңсулык кереп оялады. Тыштан елмаеп-көлеп торган сабыйлар, күңел ачып, шаярышкан булсалар да, йөрәкләрендә булган моңсулыкны яшерә алмыйлар. Ә моңа кем гаепле соң? Билгеле, шушы балалар түгел.

Концертыбыз тәмамлангач, безгә рәхмәт әйтеп, кабат килегез дип, озатып калдылар. Әмма бу йортка кунакка гына килергә язсын шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычтагы балалар думасы спикерлары Норлат балалар йортына кунакка барды