Каюм Насыйри укуларында
Казанда яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге төбәкара фәнни-тикшеренү укулары узды.
Татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның бай иҗади мирасын, тел белеменә керткән өлешен өйрәнү, мәдәни-тарихи кыйммәтләрне барлау максатында унынчы тапкыр үткәрелүче бу укуларда Кайбыч укучылары да ел саен катнаша. Быел анда Чүти урта мәктәбе укучысы Илсөяр Шәрәфетдинова, Кошман мәктәбе укучысы Айгөл Нәфыйкова, Иске Чәчкаб мәктәбеннән Айзилә Гыйләҗева уңышлы чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев